Саба балалар сәнгать мәктәбендә һәм әлеге мәктәпнең Шәмәрдән филиалында шөгыльләнүче яшь музыкантлар "La Primavera" камера оркестры белән бер сәхнәдә чыгыш ясады.
Тынлы оркестр солисты Илназ Госманов (җитәкчесе – Фәтхуллин А.А.), гитара сыйныфы укучылары Марсель Шәрипов, Наил Галиәхмәтов (җитәкчесе – Масленников Е.В), «Энҗе бөртекләре» вокаль ансамбле (җитәкчесе – Аксанова Л.М.), скрипка һәм фортепиано сыйныфлары укучысы Элина Мөхетдинова (җитәкчеләре – Мөхетдинова Э.Н., Вәлиева Д.Р.) Буа шәһәрендә үткән "Звезды из завтра" республикакүләм яшь музыкантлар конкурсының гала-концертында катнашты.


Нет комментариев