Саба гимназиясе базасында «Җиңүчеләр законы: 100 баллга җитү серләре!» чарасы узды
Чарада районның 11нче сыйныф укучылары һәм узган уку елында имтиханнарны 100 баллга тапшырган чыгарылыш сыйныф укучылары катнашты.
Саба гимназиясе базасында "Җиңүчеләр законы: 100 баллга җитү серләре!» региональ акциясе үткәрелде. Акциянең максаты - 2022/2023 уку елын тәмамлаучыларның имтиханнарга психологик яктан әзерлек дәрәҗәсен күтәрү. Әлеге чарада районның 11нче сыйныф укучылары һәм узган уку елында имтиханнарны 100 баллга тапшырган чыгарылыш сыйныф укучылары катнашты. Акция кысаларында чыгарылыш сыйныф укучылары БДИга әзерлек һәм югары нәтиҗәләргә ирешү серләре белән уртаклаштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев