Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба гимназиясендә дәрестән тыш чара – макулатура җыю оештырылды

Экологик акциядә һәр сыйныф та актив катнашты.

Бүген 3 мартта Саба гимназиясендә дәрестән тыш чара – макулатура җыю оештырылды. Акциядә һәр  сыйныф та бик актив катнашты.   Макулатура җыю – агачны  киселүдән саклап  калу гына түгел. Кәгазь калдыкларын икенчел чимал итеп  аларны эшкәртү комбинатларына  гына озату  әле сакчыллык та, хезмәт тәрбиясе – акча эшләүнең гади генә ысулы да. Бу эшкә һәркем үз өлешен кертә ала. Укучылар   һәр килограмм макулатура  агач гомерен саклап калганын, кәгазь эшләүдә җиңеллек тудырганын  аңлап  эш итәләр.  Димәк, табигатькә дә никадәр файда китерәләр!

Акциядә 1-11 сыйныф укчылары барлыгы  3800  килограмм   макулатура җыйдылар.  Икенчел  чималны машинага  төяргә волонтерлар ярдәмгә  килде. Кәгазь-картоннарны алып   килергә балаларга әти-әниләре дә булышты. Кызыксындыру  чарасы  да  каралган  иде. “Өйдә  картоннар  күп  җыела. Чүп  контейнарлына  чыгармыйбыз, гимназиягә  алып  киләбез. Күп макулатура җыйган класс Боз сарена шуарга барачак. Күтәрә  алганча  алып  килдек”,– диделәр Vд сыйныф  укучылары Алим Әүхәдиев белән Исламгали Якупов. Күп макулатура җыйган сыйныфларга урыннар билгеләнде. Әйтик, 1-4  сыйныфлар арасында I  урынны  (338 кг.)  4г сыйныфы алды.

5-11 сыйныфлар арасында  иң күп макулатураны 6д сыйныфы (210 кг.) тапшырды. Алар Лесхоз Боз сараена тимераякта шуарга  барачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев