Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба гимназиясендә соңгы кыңгырау чыңлады [+фоторепортаж]

Быел кыңгырау чыңы районыбызның 129 ХI cыйныф укучысын олы тормыш юлына озату авазы булып яңгырады, 399 укучы IХ cыйныфны тәмамлады.

Саба гимназиясендә 22 укучы ХI cыйныфны, 81 укучы IХ сыйныфны тәмамлады. Чыгарылыш сыйныф укучыларын гимназия директоры Айнур Шәймәрданов тәбрикләп, биредә узылган елларның һәр укучы күңелендә иң матур мизгелләр булып кереп калуын теләде.

«Кадерле  укучылар, гөрләп мәктәп еллары артта калды. Сезнең алда зур юллар, максатлар, сынаулар... Барлык сынауларны уңышлы үтеп, үзегезгә туры килгән туры юлны сайлап, тормышта зур уңышларга ирешүегезне телим. Хөрмәтле әти-әниләр, әлеге көн сезнең өчен дә бик зур бәйрәм. 11 ел буе мәктәп белән кулга-кул тотынып, балаларыгызның унышлары өчен сөенеп, кирәк вакытта безгә ярдәм итеп, терәк булып яшәдегез. Сезгә гимназия коллективы исеменнән зур рәхмәт!», – диде Айнур Нургали улы һәм  шулай ук укучыларга белем һәм тәрбия генә түгел,  күңел җылысын биргән  укытучыларга да рәхмәт сүзләре җиткерде.

Чыгарылыш сыйныф укучыларын соңгы кыңгырау бәйрәме белән  башкарма комитет җитәкчесе Марат Ишниязов  тәбрикләде.

«Бүген бик истәлекле мизгелләр. Мин дә 1993 елда, нәкъ 30 ел элек  гимназияне  тәмамлаган кеше буларак,  шушы хисләрне кичергән идем. Бүген дә  сезнең белән кабат шул чорларга әйләнеп кайткандай булдым. Бүгеннән  сезнең тормышыгызда икенче этап башлана: зур тормыш юлына аяк басасыз. Бик җаваплы, үзегез карарлар кабул итә торган, тормышыгызны үз кулларыгыз белән яза торган чор башлана. Кайда гына булсагыз да районыбызның лаеклы гражданнары булыгыз. Шунысын да әйтәсем килә: үз туган ягыңда хезмәт итү үзе бер бәхет, шуңа да үзебезнең районыбызда сезне көтеп калабыз», – диде Марат Рашат улы.

Бәйрәм тантанасында шулай ук ТР Мәгариф һәм фән  министрлыгы вәкиле Татьяна Сидорова да катнашып, ул алдагы көннәрдә сайланачак һөнәрләре  төпле һәм нигезле итеп уйланган булуын, укытучыларга үз эшләреннән канәгатьлек, куаныч хисләре генә алуларын теләде. Район мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Айгөл Хәнәфиева да 11 ел элек үзе кабул итеп алган укучыларына иң изге теләкләрен җиткерде.

«Тормышның матур якларын гына күрә белсәң, ул бик кызыклы, һәр таңны шатлык белән каршы алырга кирәк. Һәр нәрсәгә елмаеп карарга өйрәнегез. Укуны, камилләшүне дәвам итегез. Үзегезнең шәхесегезне үстерергә тырышыгыз», – диде  Айгөл Шакирҗан кызы. 

Мәктәп –  яшь буынны тормышка әзерләүче генә түгел,  укучыларда патриотик хисләр тәрбияләүче изге урын да.  Патриотлык, үз илеңә, туган җиреңә  тирән мәхәббәт  иң элек биредә тәрбияләнә. Соңгы кыңгырау бәйрәмендә дә махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләрнең нәкъ менә шундый ватанпәрвәрлек хисләренә ия булулары үрнәк итеп күрсәтелде. Хәрби операциядә катнашып, шул вакыйгаларның шаһите булган Азат Габдуллин да үз чыгышында   ир-егетләргә Ватанны сакларга, якларга әзер булуларын теләде.

 Башлангыч сыйныф укытучылары исеменнән  Лилия Нуриева,  чыгарылыш сыйныф укытучылары исеменнән Лилия Шакирова   теләкләре дә унберенчеләр өчен  тормышның төп кагыйдәсе булып яңгырады.  Әти-әниләр исеменнән Фәнис Закиров чыгыш ясап, укучыларга  изге, ак юллар теләде. Ике сыйныфка тупланган унберенчеләрнең мәктәп коллективына, укытучыларга әйтер теләкләре дә ихлас, җылы, дулкынландыргыч иде.   Күңелдәге изге теләкләр, һәр укытучыга аталган  ихлас рәхмәт сүзләре  күз яшьләре аша  җиткерелде.

«Бүген безнең өчен  моңсу да, шатлыклы да көн. Моңсу, чөнки без бүгеннән яраткан сыйныфыбыз, дусларыбыз, укытучыларыбыз белән аерылышабыз. Шул ук вакытта үзебез олы тормыш юлына чыгып, яңа этапны башлыйбыз. Сыйныфыбыздагы 16 укучы   үзара  дус, тату булдык. Соңгы елларда дуслыгыбыз тагын да ныгып, бергәләшеп урамнарда йөреп, бердәм булып яшәдек. Моннан соң да шулай якын булып  калырбыз дип уйлыйм», – ди  чыгарылыш сыйныф укучысы  Динара Гыйниятова.

Юлларыгыз гел ак, кылган гамәлләрегез пакъ булсын, унберенчеләр! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев