Саба мөхтәсибе «Мөселманнар Сабантуе»  оештыра
Район яңалыклары

Саба мөхтәсибе «Мөселманнар Сабантуе» оештыра

Бәйрәм Иләбәр авылының Сабантуй мәйданчыгында үтәчәк.

23 июль- якшәмбе көнне Иләбәр авылында Саба районы мөхтәсибәте мөселман Сабантуе үткәрә. Программада: милли уеннар, традицион спорт ярышлары, дини конкурслар. Бәйрәмгә килүчеләрнең Ислам кануннары буенча киенүләре шарт (хатын-кызлар яулыктан, озын җиңле, озын итәкле күлмәктән, ирләр түбәтәйдән). Шулай ук Сабантуена бүләк (бирнә) белән килү хуплана. Бәйрәм 10.00 сәгатьтә башлана. Балаларыгыз, гаиләләрегез белән рәхим итегез.


Нет комментариев