Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба районы ветераннары ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашуга барды

Бүген Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгына багышланган тантаналы җыелыш узды.

Чарага безнең районыннан район башлыгы Рәис Миңнеханов җитәкчелегендәге делегация –   тыл хезмәтчәннәре Инсафетдин Шәмсетдинов (Мәртен), Нәкыя Мусина (Саба), сугыш чоры баласы Борис Баһаветдинов (Эзмә), сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан Илшат Әхмәтшин, Руслан Әхмәтсафин, шулай ук районара хәрби комиссар Фәнис  Закиров,  тормыш иминлеге  нигезләре  укытучысы Илнур Хәйриев (гимназия) барды.

“Рөстәм Нургали улы  катнашкан бәйрәмдә беренче тапкыр булуым. Бик ошады, өрмәгән җиргә  дә  утыртмадылар. Күңелем булып кайтам”,– диде әтисе  сугыштан  кайтмаган, үзе 8  яшеннән  колхозда  эшли  башлаган  “Октябрь”  күмәк   хуҗалыгында  бригадир,  ә  аннан  соң  ферма  мөдире  вазифаларын башкарган 90  яшьлек  ветеран Инсафетдин Шәмсетдин  улы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев