Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба районында яшәүчеләргә күп еллар игелек күрсәтә

Табиб дигән һөнәр иясе ул, күктән иңгән, гүя фәрештә. Сабырлык та, түземлек тә мөһим,гаделлек тә кирәк бу эштә...

  Бервакыт касыктагы  эчәгеләрем кузгалды. Йә бер якка чыгалар, йә икенче...  Мин  аларны  үз   урыннарына куам. Вакыт шулай  үтә торды. Болай  йөрергә  ярамаганлыгын аңлап, район хастаханәсе хирургларына күрендем. Шул арада  мине, Аллага тапшырдык дип,  операция  бүлмәсенә  алып  кереп тә  киттеләр. Башта: “Ул  урын башкача ертылмаячак,  менә шундый сетка куябыз”,– дип тынычландырдылар. Аннары эшкә керештеләр. Шаяртасы килеп: ”Лотфуллович, йоклап  китсәм, эшегез беткәч  уя­тырсыз”, – дигән булам. “Бер дә  авырт­мыймы  әллә?”– дип  сорады хирург. Осталыгына соклануымны белдереп: “Авырттырмыйча ясыйсыз бит”,– дидем. Палатага  күчергәч, операция  шәфкать туташы хатыныма: “Мәгъдәнур  абый анда  ял итеп,  йоклап  кына  чыкты  ул”,– дип тә әйткән  әле.  Гомумән, операция  уңышлы узды, бүсер  бү­тәнчә  чыгып  интектермәде.

 Лотфуллович дигәч, кем турында сүз барганын аңлагансыздыр.  Бик тә  җаваплы вазифаны башкар­ган  дәверендә  күпләргә яр­дәме тигән,  каты  авыруларны да  үлемнән  алып  калган оста хирург Фәрит Биктов булыр ул. Берчакны  мәҗлестә  аның  авылдашы – Кенәр  авылы апае белән бергә уты­рырга туры килде. Сүз  иярә сүз чыга бит ул. Безнең  як,  ягъни Сабалар  Лотфулла  улын  үтереп  мактыйбыз. Теге  апай да сүзгә  кушылды. “Фәритне  кечкенә  чагыннан   яхшы беләм. Барысы да  күз  алдында. Әнисе белән бер­гә  эшләдек. Бала вакытта елга буена төшеп, кабырчыклы әкәм-төкәмнәрне җы­еп  алып менеп, эчен  ярып  карый  торган иде. Табиб-хирург һөнәрен  сайлаячагы алдан ук билгеле булды. Иманлы гаиләдән  ул,  яхшы тәрбия алган”,– дип аның үткән балачагына матур бәя бирде. Фәрит Лотфулла улы иманлылык  сыйфатларына тугры калып, барча  кешенең  сүзен тыңлап, гозерләрен үз  өстенә алып, инде күп  еллар Саба районында  яшәүчеләргә игелекле хезмәт күрсәтә. Шушы  үрнәктә район хас­таханәсендә сәламәтлек сагында торучы барлык табибларның, шәфкать туташларының халык,  авы­­руларның хөрмәтен казануларын телим.  

Мәгъдәнур Гатауллин.

Байлар Сабасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев