Саба районының Арташ авыл җирлегендә гражданнарны кабул итү
Чара барышында сөйләшү темасына кагылышлы буклетлар, «Вестник потребителя Татарстана» газетасы таратылды. Шулай ук коррупциягә каршы юнәлештәге һәм финанс белеме буенча мәгълүмат бирелде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре Саба районының Арташ авыл җирлегендә «Кулланучылар хокукларын яклау турындагы Закон»га кагылышлы халыкка консультация ярдәме күрсәтү мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул иттеләр.
Мондый күчмә кабул итүләрнең төп максаты-гражданнар мөрәҗәгатьләренә оператив җавап бирү һәм авыл җирлеге территориясендә өстенлек итә торган аеруча проблемалы мәсьәләләрне ачыклау.
Катнашучыларга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге нормалар һәм кагыйдәләр, кулланучылар хокукларын яклау турында законнар булдыру тарихы, финанс белеме турында аңлатылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев