Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба районының «Яшьлек» яшьләр үзәге 960 мең сумлык грант отты

Татарстан Республикасы районнарының яшьләр сәясәте автоном һәм бюджет учреждениеләрендә социаль әһәмиятле проектларны тормышка ашыру өчен грантлар конкурсында Шәмәрдәндәге «Яшьлек» яшьләр үзәге җиңү яулады.

  11 нче декабрь көнне, Казанда, "Безнең Татарстан" яшьләр форумы кысаларында, җиңүчеләрне тәбрикләү тантанасы булып узды. Татарстан Республикасы  яшьләр эшләре министры Ренат  Садыков кулыннан 960 мең сумлык сертификатны "Яшьлек" яшьләр үзәге директоры Динар  Маканов алды.  Әлеге конкурста Саба районы "Яшьлек" яшьләр үзәге 3нче ел рәттән җиңү яулый. Безгә шундый ышаныч белдергәннәре һәм проектларны гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирүләре өчен Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгына рәхмәтебезне белдерәбез. Димәк, Гаилә елына багышланган 2024 нче елда, районыбыз халкын "Гаилә җылысы" дип исемләнгән проект кысаларында, бик күп төрле күңелле чаралар көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев