Саннар кими: Саба районында 6 айда 58 бала тууы теркәлгән, узган елда дөньяга килүчеләр 92 булган
Шулай итеп, ЗАГСтан таныклык бирелгән балалар саны 37 процентка кимегән.
Районыбызда ЗАГСта 6 айда 58 бала тууы теркәлгән, узган елда дөньяга килүчеләр 92 булган. Шулай итеп, ЗАГСтан таныклык бирелгән балалар саны 37 процентка кимегән. Алты айда 205 кеше вафат булган (2021 елда – 206). Районда “Демография” милли проектына мөнәсәбәтле саннар гаиләне планлаштыру проблемаларын җитди өйрәнү кирәклеге турында сөйли. Авыл һәм шәһәр җирлекләренең 2021 елдагы эшчәнлекләре турында хисапларда демографиягә кагылышлы рәвештә күрсәтелгән саннарны бергә кушсаң, районда 45 яшькә кадәрге 300дән артык буйдак булуы күренә. Гаилә кормыйча картаючы егетләр саны арта гына бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев