Саба таксиларына курыкмыйча утырып йөри алабызмы?
Саба районында ЮХИДИ автоинспекторлары таксиларны тикшерә башлады.
Чарага миграция мәсьәләләре буенча подразделение хезмәткәрләре дә кушыла. Операция барышында лицензиясе, тану билгесе (шашка) булмаган килеш һәм теркәлмәгән хәлдә такси хезмәте күрсәтүче шоферлар аерым контрольгә алыначак. Инспекторлар таксида пассажирларны һәм багажны йөртү кагыйдәләрен тикшерәләр. Операция такси йөртүчеләр гаебе белән килеп чыккан аварияләрне киметү максатыннан үткәрелә.
Рейдлар 25 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев