Саба укучылары паспортлы булды
12 июнь - Россия көне алдыннан районыбыда күптөрле чаралар үткәрелә. Шуларның берсе бүген Сабаның “Гаилә” паркында узды. Алдынгылар хәрәкәтенең “Без Рәсәй гражданнары” проекты кысаларында 14 яше тулган укучыларга тантаналы шартларда паспортлар тапшырылды.
Районыбызның 40 укучысы илебезнең тулы хокуклы граданнары булдылар.Укучыларга документларны РФ Эчке эшләр Министрлыгының Саба районы буенча миграция мәсәләләре бүлекчәсе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы полиция майоры Айгиз Сибгатов һәм Саба районы ЗАГС бүлеге җитәкчесе Миләүшә Вакказова тапшырды. Җитәкчеләр укучыларга изге теләкләрен җиткерделәр. Паспортның мөһим һәм кадерле документ икәнлеген аңлаттылар һәм илебезнең лаеклы гражданнары булып үсүләрен теләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев