Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба урамында диңгезчеләр маршы узды

Бүген Сабада 18-21 яшьлек чакларында диңгезләр, океаннар кичкән, корабльләрдә, авианосецларда, су асты көймәләрендә газиз Ватаныбыз алдында бурычларын намус белән үтәгән ир-егетләр Хәрби-Диңгез флоты көнен билгеләп үттеләр.

Бүген   Сабада 18-21 яшьлек чакларында диңгезләр, океаннар кичкән, корабльләрдә, авианосецларда, су асты  көймәләрендә газиз Ватаныбыз алдында бурычларын намус белән үтәгән ир-егетләр  Хәрби-Диңгез флоты  көнен билгеләп үттеләр. Районыбыз матросларын, мичманнарын, офицерларын  бәйрәмнәре белән башкарма  комитет җитәкчесе  урынбасары Илнур Котдусов, хәрби комиссар  урынбасары Айрат Садыйков  котлады. 1991-1995 елда Тын океанда сторожевой корабльдә комендор булып хезмәт иткән диңгезче Илнур Солтановка  юбилее  уңаеннан Татарстанның Диңгезчеләр  җыены советы рәисе Шәүкәт Сөнгатов имзалаган Рәхмәт хаты тапшырылды. Диңгезчеләр Мәңгелек  утка, Әфганстанда хәрби бурыч үтәгәндә һәлак булган   сугышчы-интернационалистларга  куелган һәйкәлгә, тыл  каһарманнары  стелласына  чәчәкләр  салдылар,  бакыйлыкка   күчкәннәрне  бер минут тынлык белән  искә  алдылар.  Моряклар сафын Домодедовода диңгез авиациясе   элемтәчесе булып хезмәт итеп быел гына  кайткан егетләр дә  тулыландырды.

Диңгезчеләр күрше районнарның хәрби флот ветераннары белән ныклы элемтәдә торалар, иптәшләрчә футбол  ярышлары  үткәрәләр.

“Очрашулар ике  ел оешырылды. Былтыр Сабада  узса, быел эстафетаны Балтач районы кабул итеп   алды. Көрәш  ярышлары  да матур  традициягә әверелде”,– диде әлеге  чараларны оештыруда башлап  йөрүче  Фидаил Вакказов

Моряклар соңыннан авылларда булып бакыйлыкка   күчкән дусларының, хезмәттәшләренең, әтиләренең  каберләренә зыярәт  кылдылар. 

Фәнил Мәүлетов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев