Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сабада яшәүче Мостафиннар мохтаҗ балаларга Яңа ел бүләкләре тапшырдылар

Изгелекнең чиге юк

 Яңа  ел бәйрәмнәре алдыннан Сабада яшәүче бертуган   Айдар һәм Айнур   Мостафиннар    районыбызда  әтиләре белән генә тәрбияләнүче  мохтаҗ  балаларны сөендерделәр -күчтәнәч пакетлары тараттылар.

Яңа ел бүләкләрен тапшырганда Айдар Ибраһим улы балаларга изге теләкләрен дә житкерде: олыларны тыңлап,,тырышып укырга кирәклеген искәртте.

 “Балалар кече күңелле булып үссеннәр, йөрәкләрендә мохтаҗларга,ятимнәргә карата мәрхәмәтлелек тәрбияләнсен, изгелек кылуның нинди зур савап булуны аңласыннар дигән максат белән оештырылды бу чара. Ахырдан Фәнил Зиннәтуллин әти-әниләр исеменнән  Мостафиннар гаиләсенә рәхмәтлэрен әйтте.

Мондый очрашулар дәвамлы булсын иде. Изге юлда булган бу гаиләгә әҗер-саваплары булсын. Әлеге матур үрнәккә башкалар да иярер дип ышанабыз”- дип уртаклашты район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Лилия Гайнетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев