Саба яңалыклары

"Саба таңнары" газетасы - Саба районы

16+
Район яңалыклары

Сабаның 3 нче номерлы «Шоколад» балалар бакчасында җәйге әкият!

«Шоколад» балалар бакчасында җәй аенда туган көннәрен билгеләп үтүче балаларны котладылар

Җәй – кояш һәм каникуллар гына түгел, тылсымлы вакыт та ул! Туган көннәре белән котлау өчен, бакчабызның иң кояшлы туган көн ияләрен җыйдык!

Ә кем аларны котларга килде, дисезме? Әлбәттә, урманның чын хуҗасы! Балалар янына бәйрәмгә яхшы күңелле, шаярырга яратучан аю үзе керде. Ул балаларга елмаюлар, дәртле биюләр бүләк итәр өчен әзерләнеп килгән. Аның белән бергә балалар шау-шулы уеннар, әйлән-бәйлән уйнадылар һәм үзләрен бу җәйге тарихның иң төп геройлары итеп хис иттеләр.

Бу көн яңгыравыклы балалар көлүе һәм онытылмаслык хис-кичерешләр белән тулды. Безнең җәйге туган көн бәйрәмебездә катнашучыларның сәламәт, кызыксынучан һәм җәйнең үзе кебек ачык күңелле булып үсүләрен телибез!,- дип хәбәр итә «Шоколад» балалар бакчасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев