Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сабаның сәләтле балалар мәктәбендә көзге ярминкә узды

Чарада 1-7 нче сыйныф укучылары, укытучылар һәм мәктәп хезмәткәрләре катнашты.

 Ярминкәләр үткәрү мәктәп традицияләренә әйләнде, ул укучыларны берләштерә һәм күңелле хис-кичерешләр бүләк итә.

Быел ярминкә “Алтын көз” тематикасына багышланды. Һәр сыйныф үзенең сәүдә урынын булдырган иде. Нинди генә товарлар юк иде: өйдә пешерелгән камыр ризыклары, тозлап япкан яшелчәләр, кайнатма, яшелчә, бал,кул эшләре һәм башкалар.

Чара югары дәрәҗәдә узды, барлык сыйныфлар да бик яхшы әзерләнгән иде. Берничә сәгать эчендә барлык товарлар сатылып бетте диярлек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев