Сәләтләрен Сабада үстерделәр
Саба аграр көллиятендә «Талантлар университеты»ның «Курай төбәге, экспресс-театр һәм иҗат этнологиясе» сменасы тәмамланды: 75 укучы бер атна эчендә рәсемнәр ясады, курайда уйнады, милли курчаклар текте һәм республика үсешенә үз өлешен кертү өчен яңа белемнәр алды.
Ул талантлы балалар һәм яшьләрне ачыклап, аларның сәләтләрен үстерү, бу потенциалны республика үсешенә җәлеп итү максатыннан эшли. Быел университетның "Курай төбәге, экспресс-театр һәм иҗат этнологиясе" буенча сменасы Байлар Сабасының аграр көллияте базасында оештырылды. Интенсивта республика мәктәпләреннән конкурслы сайлап алу үткән 75 укучы катнашты.
“Алар Яр Чаллы, Яшел Үзән, Чистай, Әлмәт шәһәрләреннән, башка районнардан килгәннәр иде. Безгә бер атна бик аз тоелды, шулай да программада катнашучылар күпне белергә, сәләтләрен тулысы белән эшкә җигәргә өлгерделәр. Рәсемнәр ясау, курайда, спектакльләрдә уйнау осталыкларын тагын да арттырдылар, курчаклар, калфаклар тектеләр. Алар белән Кариев исемендәге театр актерлары, рәссамнар, атказанган укытучылар эшләде. Дәресләр, репетицияләр, күргәзмә, остазлар һәм балалар сәхнәсе... Әмма боларның артында һәрвакыт зур эш торды һәм, иң мөһиме, балаларга мөмкинлек тудырылды. Смена бик күңелле үтте, укучыларда онытылмаслык тәэсирләр калдырды”, – диде интенсивның кураторы Алиса Рөстәмова.
Сменаның ябылу тантанасында Мәгариф һәм фән министрлыгы, иҗтимагый палата вәкилләре, Казан университетлары проректорлары катнашты.
“Хөрмәтле хезмәттәшләр, балалар, кадерле әти-әниләр, чарага килүегез өчен зур рәхмәт. Безнең өчен бу бик дулкынландыргыч, чөнки без беренче тапкыр шундый ачык рәвештә аралашабыз. Безне, нәрсә генә эшләсәк тә, ахыргы нәтиҗә кызыксындыра. Бала соңыннан өйгә кайтып: «Әни, мин нәрсә белән шөгыльләнергә теләгәнемне аңладым», – дисә, бик шат булачакбыз. Без монда белем бирү программаларын төзүче мөһим экспертларыбызны чакырдык. Нәкъ менә алар бу программа гамәлгә кертергә лаекмы, юкмы икәнен, нәрсәне яхшыртырга, нәрсәне үзгәртергә кирәк икәнен хәл итүче кешеләр. Алар сәнгатьнең көче нәрсәдә икәнлеген, аны ничек нечкә итеп тоярга, аңларга мөмкин булуы турында сөйләделәр һәм балалар белән эшләү өчен беренче сменаны оештырдылар. Сез алар белән башкарган эш – ул зур могҗиза, һәм, безнеңчә, сәнгатькә илтә торган олы юл. Гомумән, сәнгать бит ул бик катлаулы нәрсә. Аны линейка белән үлчәп тә, граммнар белән санап та булмый. Бу – җан юлы, йөрәк юлы, һәм без бу сменада һәр бала үз эчендәге сәнгать юлын ачсын, үзенең киләчәге дә, бүгенге тормышы да сәнгать белән бәйле икәнен аңласын дигән максат куйдык”, – дип залга мөрәҗәгать итте «Талантлар университеты»ның башкарма директоры Адилә Әхмәтова.
Бүләкләү алдыннан укучылар интенсивта алган һөнәрләрен күрсәттеләр, залда рәсемнәр, кул эшләре күргәзмәсе оештырылган иде. Ә аеруча талантлы балаларга бирелгән мактау билгесе белән сертификатның бары тик әзер нәтиҗә өчен генә түгел, эшкә мөнәсәбәтне, игътибарлылыкны, кыюлыкны, хезмәтне, сакчыллыкны, остазны тыңлый белүне һәм бергә эшләүне тану да икәнлеге әйтелде.
“Балалар шундый кыска вакыт эчендә нәрсә эшли ала икән? Монда шуны белү өчен килдек. Ә алар бик күп нәрсә эшләгәннәр. Искиткеч рәсемнәр, курайчыларның гаҗәеп концерты, сүзсез уйналган эпспрес-театр. Татарстан Республикасында Талантлар университетының эшләве, әлбәттә, уникаль. Монда спорт, сәнгать тә һәм балаларның фәнни-тикшеренү эшчәнлеген формалаштыру да бар. Алар беренче тикшеренү күнекмәләрен нәкъ менә шунда ала. Шуңа күрә мин бары тик шуны әйтәм: республикабызда шундый университет булуы – зур бәхет. Ул бүген Бөтенроссия дәрәҗәсендә үзен раслады. Талантлар университеты белән 5-6-7нче сыйныфлардан «үсеп киткән» кыз-егетләр аннан соң да аңа ныграк тартылалар. Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Александр Терентьев Талантлар университеты барлыкка килүенең башында торды. Һәм, хөрмәтле балалар, сезнең тормыштагы иң зур һәм иң әһәмиятле җиңүләрегез әле алда”, – диде сертификатларны тапшырыр алдыннан Иҗтимагый палатаның мәгариф, фән һәм агарту эшчәнлеге мәсьәләләре буенча комиссиясе рәисе Тамара Федорова.
Бүләкләнүчеләр арасында Саба мәктәпләре укучылары бар иде.
“Безгә смена бик-бик ошады. Талантлар университетының "Иҗат этнологиясе" юнәлешендә дустым Алинә Насыйбуллина белән икенче елыбызны катнашабыз. "Оста" балалар иҗаты үзәгендә Зөлфия апа Гыймадиева җитәкчелегендә шөгыльләнәбез. Милли баш киеме һәм милли курчак тегү мастер-классын үттек. Өстәмә белемнәр алып, күңелле ял иттек. Яңа дуслар таптык. Районыбыздан Тимершык, Эзмә мәктәпләреннән дә заявка бирүчеләр безнең арада иде”, – диде гимназиянең IX сыйныф укучысы Әдилә Шакирҗанова.
Тулырак фотомизгелләрдә
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев