Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Шә­мәр­дән авылында лицензиясез ком чыгару факты ачыкланган

Хокук бозу Саба районын мониторинглау барышында билгеле булган.

Татарстан Экология һәм таби­гать ресурслары министр­лы­гының Төньяк территориаль идарәсе инспекторлары Шә­мәр­дән авылында лицензиясез ком чыгару фактын ачыклаган. Хокук бозу Саба районын мониторинглау барышында билгеле булган. Экологлар җир кишәрлегендә ком чыгару белән шөгыльләнүче махсус техника: Hitachi экскаваторын һәм алты КамАЗ машинасын тотканнар. Гомуми таралган файдалы казылмаларның алынган күләме 60 кубометр тәшкил итә. Инспекторлар әйләнә-тирә мохиткә китерелгән зыянны исәплиләр. Хокук бозуда билгеләнгән гаепле затка карата хокук бозуны бетерү турында кисәтү бирелгән. Хәзерге вакытта территория тиешле санитар-экологик хәлгә китерелгән.

 

Фото: Фрипик 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев