Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Шәмәрдән балалар китапханәсендә гаилә психологы белән очрашу

Хатын-кызга гаиләдәге конфликтларны ничек хәл итәргә

18 март көнне Шәмәрдән балалар китапханәсе яшьләр өчен балалар, өлкәннәр психологы, нейропсихолог һәм гаилә психологы Зөлфия Гайнуллина белән очрашу оештырды. Чакырылган кунак чара барышында катнашучыларга "Яшә һәм ярат" курсы турында сөйләде, хатын-кызга ничек гаиләдәге конфликтларны хәл итәргә һәм якыннары белән ничек гармонияле мөнәсәбәтләр төзергә кирәклеген аңлатты. Катнашучыларның сорауларына кызыклы җаваплар бирде. Очрашуның икенче өлешендә психолог «LIVE&LOVE» эмоциональ тренажерында уен үткәрде. «Live&Love» уены ир-ат һәм хатын-кыз арасындагы мөнәсәбәтләрне яхшырту өчен уникаль корал. 2 сәгатьлек күңелле очрашу бер сулышта узып китте. Чара кызыклы һәм бай эчтәлекле булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев