Шәмәрдән мәдәният йортында узган Мәүлид бәйрәмендә галәмнең иң бөек кешесен зурладылар
Бәйрәм кичәсендә Шәмәрдән халкы гына түгел, күрше авыллардан, хәтта районнардан да кунаклар бар иде
Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләлаһу галәйһи вәссәлам хөрмәтенә оештырылган кичәне Шәмәрдән авылы имамы Дамир хәзрәт Газизов алып барды.
Кичә кунакларын Саба муниципаль районы башкарма комитеты аппараты җитәкчесе Марат Кәримов һәм Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Альберт Вәлиев сәламләде.
Бәйрәм Шәмәрдән авылының җирле мәчетләре, Дагыстан һәм Казан кунаклары белән берлектә оештырылды. Кичә барышында Коръән аятьләре, вәгазьләр, нәшидәләр, ягъни дини җырлар яңгырады. Саба җәмигъ мәчете имамы Илдар хәзрәт Яхин динебез Ислам, һәр мөэмин-мөселманга йөкләнелгән фарыз гамәл- намаз уку кыйммәтләре турында шигъри тәлгәшләрен бүләк итте. Бәйрәмнең тагын бер дәрәҗәле кунагы- Республикабызның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев та тамашачыларны үзенең эчтәлекле вәгазе белән сөендерде. Саба районы имам-мөхтәсибе Айнур хәзрәт Әхмәтов Аллаһның сөекле рәсүле һәм “Мәүлид”нең асылы һәм бераз тарихы турында сөйләп узды. Әлеге чараны оештыруга көче кергән һәркемгә рәхмәтен җиткерде, барлык халыкка сәламәтлек, иман байлыгы һәм ил-көннәребезнең тынычлыгын, иминлеген сорап дога кылды.
Фото: Шәмәрдән мәдәният йорты
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев