Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Шәмәрдәндә электр самокаты белән бәйле юл-транспорт вакыйгасы булды

Соңгы 4 елда Россиядә шәхси мобильлелек чаралары (моңа гироскутерлар, сегвейлар да керә) катнашында аварияләр саны 24 тапкыр арткан

 

  Агымдагы елның 28 июлендә Шәмәрдәндә   балигъ булмаган  бала катнашында юл-транспорт вакыйгасы теркәлде. 2012 елгы үсмер электр  самокатында Орджоникидзе урамыннан барганда ике  юл  чатында Мәктәп  урамыннан  хәрәкәт итүче  автомобильгә юл бирми һәм  аңа   килеп бәрелә. Нәтиҗәдә VI  сыйныф  укучысы күп санлы тән җәрәхәтләре белән республика  клиник балалар хастаханәсенә озатыла. Автомобиль  йөртүче  соңгы  ике  елда бер тапкыр да  административ  җаваплылыкка тартылмаган.

   Соңгы  4 елда  Россиядә шәхси мобильлелек  чаралары (моңа гироскутерлар,  сегвейлар  да  керә) катнашында  аварияләр  саны 24 тапкыр  арткан. ГАИның район бүлекчәсендә электр самокатларын бары тик махсус билгеләнгән территорияләр яки ябык мәйданчыкларда гына кулланырга, алар белән машина юлына чыкмаска киңәш итәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев