Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Шәмәрдәндә «Россия чаңгы юлы-2024» - «Татарстан чаңгы юлы-2024» ярышлары узды

Быел ярышларда якынча 150 чаңгычы катнашты.

10 февраль көнне, Шәмәрдәндә, "Россия чаңгы юлы-2024", "Татарстан чаңгы юлы-2024" ярышлары булып узды.  Чаңгы шуучыларның саны  елдан-ел арта бара. Чаңгы юлына мәктәпкәчә яшьтәге балалар да бик теләп  баса. Быел ярышларда якынча 150  чаңгычы катнашты. Алар арасында бакча балалары, мәктәп укучылары, студентлар, оешма-предприятие эшчеләре, спортчылар һәм ветераннар да бар. Ярышны  "Яшьлек" яшьләр үзәге директоры Динар Маканов башлап жибәрде һәм ярышта  катнашучыларга уңышлар теләде. Ахырда  Җиңүчеләргә диплом һәм акчалата бүләк тапшырылды. Ә иң кечкенә катнашучыларның барысына да кызыксындыру  бүләкләре  бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев