Шәмәрдәндә Ватанны саклаучылар хөрмәтенә автоузыш
Машиналар колоннасы Фрунзе, Фатих Кәрим, Азин, Лермонтов, Шәмәрдән-2 урамнары буйлап үтте.
Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре 23 февраль көнне Ватанны саклаучылар көне хөрмәтенә «Защитники России» автоузышы оештырды. Әләмнәр беркетелгән автомобильләрнең тантаналы старты мәдәният йорты территориясеннән башланды. Машиналар колоннасы Фрунзе, Фатих Кәрим, Азин, Лермонтов, Шәмәрдән-2 урамнары буйлап үтте. Җиңү паркында Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган сугышчылар истәлеген мәңгеләштергән обелискка чәчәкләр куелды.
Автоузышның төп максаты: авыл халкына бәйрәм турында искә төшерү, шулай ук патриотик рухын күтәрү.Шәмәрдәндә яшәүчеләр автоузыш оештырган һәм анда катнашкан Чик буе гаскәрләре, Хәрби-Һава көчләре, Хәрби-диңгез флоты ветераннарына зур рәхмәтен белдерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев