Шәмәрдәнлеләр «Хәтер шәме» Бөтенроссия акциясенә кушылды
Шәмәрдән авылының Җиңү паркында «Хәтер шәме» Бөтенроссия акциясе узды.
Бу көнне без илебез тарихындагы иң фаҗигале даталарның берсен — Бөек Ватан сугышы башлануын искә алабыз. Шәмәрдән авылы халкы, волонтерлар һәм яшьләр азатлык һәм тыныч күк йөзе өчен гомерләрен биргән батырларны хөрмәтләү өчен бергә җыелды. Һәйкәл һәм мәңгелек ут янында чәчәкләр салынды, ә төнге тынлыкта дистәләгән шәм кабынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев