Шәмәрдәннең “Яшьлек” яшьләр үзәге тормышка ашырган “Чиксез дөнья” пректы үз эшен төгәлләде
Проект кысаларында сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән 5 төрле мастер-класс һәм бер балаларга шәхси үсәргә ярдәм итүче тренинг үткәрелде.
Татарстан Республикасы Яшьләр Министрлыгы гранты нигезендә, “Яшьлек” яшьләр үзәге тормышка ашырган, “Чиксез дөнья” пректы үз эшен төгәлләде. Проект кысаларында сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән 5 төрле мастер-класс һәм бер балаларга шәхси үсәргә ярдәм итүче тренинг үткәрелде.
Мастер–классларның соңгысы, сәламәтлеге чикле балалар өчен Саба мәктәп интернатында үтте. Сабын ясау мастер- классында балалар аеруча яратып катнаштылар. Үз куллары белән ясаган сабыннарны, алар бик теләп якыннарына бүләк итәргә булдылар.
Балаларга шәхси үсәргә ярдәм итүче тренингта, командада үзеңне иркен тоту, югалып калмау, проблемадан чыгу юлларын табу кебек күнекмәләр үткәрелде.
Саба мәктәп интернаты укучылары кунакларны һәрвакыт яратып һәм көтеп алалар, киткән вакытта тагын килегез дип калалар. Проектны тормышка ашыруда ярдәм иткәннәре өчен, Саба мәктәп интернаты коллективына рәхмәтебезне белдерәбез һәм эшләрендә, укуларында уңышлар телибез.
“Яшьлек” яшьләр үзәге тарафыннан, физик мөмкинлеге чикле һәм сәламәт балаларга сыйфатлы ял итү өчен тигез мөмкинлекләр булдыруга юнәлтелгән, “Чиксез дөнья” проектын тормышка ашыру тәмамланды. Ләкин яшьләр һәм яшьүсмерләр белән эшләү дәвам итә.
Шушы көннәрдә республика буенча, яшьләр үзәге учреждениеларында эшләүче белгечләр арасында конкурс булып узды. Җиңүчеләр арасында, Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Яшел Үзән, Норлат Әгерҗе, Әлки, Әлмәт районы һәм шәһәрләре белән беррәттән районыбызның “Яшьлек” яшьләр үзәге дә бар. Тиздән, яшьүсмерләр арасында спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаган “Шәп яшибез!” (“Жить здорово!”) проекты старт алачак .
Яшьлек яшьләр үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы
Венера Дәүләтшина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев