Сина кайттым, газиз туган жирем!
Язлы Арташ авылында якташлар очрашты!
Язлы Арташ авылы туып-үскән, кайчандыр биредә яшәгән һәм әле дә үзенең кече ватанына булган мәхәббәтен йөрәгендә саклаган кешеләрнең очрашу урынына әверелде. Язмыш якташларыбызны төрле якка таратса да, әмма хәтерләре һәм туган илебезне күрү теләге еллар узган саен көчәя барды. Очрашу буласы көнне яңгыр яуды, аннары куе болытлар артыннан кояш чыкты. Бәйрәм урынына бер-бер артлы машиналар килә башлады. Шатлыклы көлүләр, кул кысышулар, кочаклашулар, " бәйрәм белән!" дип алар елмаеп бер-берсен сәламләделәр.
Арташ авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Илсур улы Мөхәрләмов авыл халкын бәйрәм белән котлады, якташларыбызның очрашулары бик мөһим, мондый бәйрәмнәр игелекле эшләргә рухландыручы кешеләрне рухи яктан баета, дип ассызыклады. Бәйрәм кәефен концерт программасы дәвам итте, тамашачылар алдында үзешчәннәр чыгыш ясады. Бер үк вакытта бәйрәм мәйданчыгында халык уеннары һәм спорт ярышлары да узды. Өлкәннәр дә, балалар да үзләренең көчләрен, җитезлекләрен күрсәтә алды. Бәйрәм кунакларын шулай ук хуш исле пылау һәм башка милли ризыклар белән сыйладылар.
Бу көн авыл халкына һәм кунакларга бик күп якты хисләр, аралашу шатлыгы һәм якташлары белән онытылмас очрашулар бүләк итте. Кичкә кадәр музыка яңгырады, ә бәйрәм ялкынлы дискотека белән тәмамланды. Авылдашларыбызның көтеп алынган очрашуы онытылмаслык тәэсирләр, шатлык һәм күңел күтәренкелеге бүләк итте. Бу традиция тагын күп еллар дәвам итсен!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев