Социаль килешүләр үтәләме?
Саба районы комиссиясе социаль контракт буенча үз эшләрен ачкан гражданнарның, мәсәлән, фотограф Фәнзил Шәрәфиевнең һәм плиткә салучы Рамил Фәһмиевнең, акчаларны максатчан тотуларын тикшерде.
Агымдагы атнада Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары-икътисад бүлеге начальнигы Марат Баһманов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Лилия Гайнетдинова, Россия социаль фондының Саба районындагы клиентларга хезмәт күрсәтү бүлеге начальнигы Марат Мөгътәсимов составындагы комиссия социаль контракт нигезендә эшчәнлек алып баручыларга карата куелган таләпләрнең үтәлешен тикшерде. Рейд Шәмәрдән авылында үткәрелде. Сүз социаль яклау органнары тарафыннан РФ субъектында билгеләнгән яшәү минимумыннан түбән керемле гражданнар һәм гаиләләр белән төзелгән килешү турында бара. Пособие түләүдән аермалы буларак, социаль контракт мохтаҗларга үз-үзләрен тәэмин итүгә күчәргә һәм авыр тормыш хәленнән чыгарга ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Хәзерге вакытта килешү 4 юнәлеш буенча төзелә ала: эш эзләү, шәхси эшмәкәрлек эшчәнлеген гамәлгә ашыру, шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару һәм авыр тормыш ситуациясен җиңү буенча башка чаралар.
Үзмәшгульлекне оештыру өчен социаль контракт буенча түләүләрнең бер тапкыр бирелә торган суммасы 350 мең сумнан артмаска тиеш. Башта бизнес-план төзергә кирәк булачак. Кеше шәхси эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыру өчен 350 меңгә кирәкле төп чараларны сатып алырга һәм халыкны социаль яклау органына раслаучы документлар тапшырырга тиеш.
Үз эшләрен социаль яклау органнары аша ачарга теләүчеләр булып тора. Әйтик, 2025 елда – 19, быел 10 кеше контракт төзегән. Кайсы юнәлештә эшләргә телиләр, шул эшчәнлекне гамәлгә ашыру өчен бизнес-план нигезендә кирәкле эш кораллары, җиһазлар сатып алганнар. Чеклар, накладнойлар, тәэмин итүчеләр белән килешүләр берсе дә югалмаска, сакланырга тиеш. Өстәмә рәвештә һәр ай саен керем күләме хәбәр ителә. Үзмәшгульләргә моның өчен “Минем салым” кушымтасыннан скриншот җитә.
Рейд барышында килешү нигезендә үз эшләрен ачучыларның әлеге таләпләрне нигездә үтәп барулары ачыкланды. Мәсәлән, Фәнзил Шәрәфиев 2025 елның декабрендә бизнес-план төзеп фотограф хезмәте күрсәтә башлаган. Моның өчен 350 мең сумга алган кирәк-яраклары барысы да тәртиптә. Маркалары туры килә, чеклары сакланган.
“Фотография белән 5-6 елдан бирле кызыксынам. Инде төп эшемә әйләнеп бара. Туйларга, никахка, туган көннәргә чакыру алам, машиналар төшерәм. Айга уртача 35-40 мең эшлим”, – ди Фәнзил.
Рамил Фәһмиев исә бер ай элек кенә социаль контракт төзегән. Объектларны төрле форматтагы плиткалар белән тышлау хезмәте күрсәтү турында хыяллана. Заказларны турыдан-туры эш барган урында үтәү өчен мобиль инструментлар сатып алган. Комиссия аларның бизнес-планда күрсәтелгән исемлеккә туры килүен билгеләп үтте. Шул ук вакытта акчаны дөрес максатларга сарыф итмәү, гамәлдән чыккан инструментларның сакланмавы очраклары да билгеле булды. Тагын бер шарт – эшчәнлектән кергән акчаның гаиләнең җан башына уртача керемен яшәү минимумыннан югарырак күтәрергә мөмкинлек бирүе. Аерым үзмәшгульләргә ул яктан да искәртү белдерелде. Таләпләр үтәлмәгәндә берничә очракта алынган бөтен сумманы кире кайтарырга туры килүе дә бар.
Тулырак фоторепортажда
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев