Кичә Согуд Гарәбстанына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов рәсми очрашулар тәмамланганнан соң республика мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белән бергә гомрә – кече хаҗ кылды. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
Моңа кадәр Рөстәм Миңнеханов Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы Генераль секретаре Хөсәен Ибраһим Таха белән очрашты, аның белән «Россия — Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара форумы турында фикер алышты.
Гомрә – хаҗ кылу вакытыннан башка елның теләгән көнендә хаҗ кылу. Гомрә хаҗын гомердә бер тапкыр башкару сөннәт гамәл.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/sogud-garabstanyna-es-safare-barysynda-rostam-minnexanov-kece-xa-kyldy-5868205


Нет комментариев