Исерек, правасыз һәм авария
Олы Арташ авылында дәүләт теркәү билгеләре һәм таныклыгы булмаган 1998 елгы Галимуллин, канында 2,5 грамм/литр этил спирты була торып мопед белән идарә иткәне өчен суд карары нигезендә 10 тәүлеккә административ кулга алынды
2026 елның 13 июлендә 22 сәгать 45 минутта Олы Арташ авылында автомобиль һәм дәүләт теркәү билгеләре булмаган СИГМА мопеды катнашында юл транспорт һәлакәте була. Шуннан мопедны йөртүче 1998 елгы Галимуллин аңсыз хәлдә медицина учреждениесенә китерелә.
Химик-токсикологик тикшеренүләр нәтиҗәләре аның канында 2,5 грамм/литр концентрациясендә этил спирты барлыгын күрсәтә. Галимуллинның транспорт чаралары белән идарә итү өчен бирелгән таныклыгы булмый. Нәтиҗәдә аңа карата Административ хокук бозулар турындагы Россия Федерациясе кодексының 12.8нче статьясы 3нче пункты нигезендә административ эш кузгатыла һәм әзерләнгән материаллар судка җибәрелә. Суд утырышында Галимуллин үзенең гаебен тулысынча таный. Тиешле документларсыз исерек килеш идарә итү законны җитди бозу булып тора, ул җитди юридик нәтиҗәләргә китерә. Моның өчен 10нан алып 15 тәүлеккә кадәр административ арест җәзасы каралган. Чара приставлар тарафыннан карар чыгарылуга гамәлгә ашырыла.
Җәмәгать судьясы административ җаваплылыкны җиңеләйтә һәм авырайта торган барлык шартларны исәпкә алып, Галимуллинга карата 10 тәүлеккә кулга алу турында карар чыгарды.
Материал район юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе ярдәмендә әзерләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев