Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сугыш  каһарманы Хаҗиәхмәт Әлмиевка – 102  яшь

Бүген  Төбәк   авылында   яшәүче  Бөек Ватан сугышы  ветераны Хаҗиәхмәт Галиәхмәт улы Әлмиевка 102  яшь тулды.  Ул  хәзер районыбызның иң  өлкән  кешесе дә.

 

Бүген  Төбәк   авылында   яшәүче  Бөек Ватан сугышы  ветераны Хаҗиәхмәт Галиәхмәт улы Әлмиевка 102  яшь тулды.  Ул  хәзер районыбызның иң  өлкән  кешесе дә. Бөек  Җиңүнең  77  еллыгы   якынлашканда  – 1 майда  туган   көнен  билгеләүче  каһарман  фронтовикны Саба  муниципаль районы  башлыгы  Рәис Миңнеханов  котлады. Сәламәтлек, авырмавын теләде.

Хаҗиәхмәт  Әлмиев сугыш башланганда  армия  сафларында  була   инде. Аны  хәрби  хезмәткә 1939  елның 8 октябрендә  алалар.  Байкал  аръягында  хезмәт итә.  Илебез  чикләрен   Япония һөҗүменнән  саклый.  Ерак  Көнчыгышта  икенче   фронт ачылмаячагы  ачыклангач, аларның частен Көнбатышка  озаталар. Хаҗиәхмәт Әлмиев Сталинград  өчен барган  аяусыз  сугышларда  катнаша. Артиллериягә машина  белән  снарядлар  ташый.  1943 елда бомба шартлап,  көчле  контузия ала.  Җиңү залплары  яңгыраганда  Краснодарда була. Сугыштан соң Хаҗиәхмәт Әлмиев хезмәт юлын Төрекмәнстанның Челекен шәһәрендә дәвам итә, шунда үз авылы кызы Миңнисаны очратып, гаилә коралар. 1952 елда туган  авылы  Төбәккә кайтып урнашалар һәм  ул пенсия  яшенә җиткәнче шофер булып  эшли.

“Пенсиягә  чыккач та өйдә  ятмагансыздыр әле?”– дип кызыксынды  район башлыгы. “Әйе, биш  ел  комбайнда  эшләдем”,– дип  җавап бирде  ветеран.

  “Менә бит, сез бар  яктан да булган кеше. Сугышта да  булгансыз, җиде ул үстергәнсез”,– дип  мактады  аны Рәис Миңнеханов.

Хәзер  Хаҗиәхмәт абыйның  биш  улы исән-сау. Ул  үзе  килене Наилә апа тәрбиясендә  яши.

«Ирем вафат булгач,  каенанам авырды, китмә диде,  ташлап чыгып китә алмадым. Язмыш шулай   язгандыр,  хәзер  икәү калдык», – дип сөйләде Наилә апа.

 

Ветеранга  авыл  җирлеге башлыгы  Айрат Сафин, социаль  яклау бүлеге начальнигы  Лилия  Гайнетдинова, “Саба”  җәмгыятенең “Сатыш”, “Кибәче” бүлекчәләре җитәкчесе Раил Шәймәрданов та  үзләре белән  алып  килгән  бүләкләрен тапшырдылар.    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев