Сүлә авылында яшьләргә чалгы белән печән чабарга өйрәтәләр
Чара «Чалгы чыңы серләре» дигән исем асында узды
Печән әзерләү авыл халкы өчен иң җаваплы чорларның берсе. Авыл кешесе өчен җәйнең шактый өлеше мал-туарга терлек азыгы әзерләп үтә. Элек-электән чабылган үләнне хатын-кызлар шунда ук таратканнар, әйләндерә- әйләндерә яхшылап киптергәннәр. Аннары биек өемнәргә җыйганнар. Бу үзе бер матур йола булган. Шаяртулар, такмаклар әйтешеп, көннең ничек тиз узганын сизми дә калганнар.
Хәзер исә яңа заман килде, күпчелек эшне техника башкара һәм кул хезмәте белән печән әзерләү йолалары халык арасында онытылып бара. Бу күренешне булдырмас өчен, Сүлә авылы клубы хезмәткәрләре «Чалгы чыңы серләре» дигән исем астында мастер-класс оештырганнар. Чара авыл биләмәсендә узган. Балалар чалгыны ничек әзерләүләрен, печәнне тигез итеп киптерү өчен ничек дөрес чабуларын караганнар. Мастер-классны оештыруда Азат Нигъмәтҗанов ярдәм иткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев