Табигатьтә дәва бар: гимназия укучылары дару үләннәре җыя
Җәй - дару үләннәре җыю вакыты. Шул уңайдан Саба районында «Дару уләннәрен җыю » акциясе игълан ителде.
"Гимназия" укучылары бу чарадан читтә калмады. 1-11 сыйныф укучылары карлыган яфрагы, юкә чәчәге, сары һәм зәңгәр мәтрүшкә җыйдылар.Табигатьтә дәва бар диләр. Үлән җыюның популярлыгы кире кайта: кешеләр сәламәтлекнең табигый чыганакларын эзли, ә үләннәр – табигатьнең иң кыйммәтле ресурсларыннан берсе. Моның шулай икәнлеген укучылар да яхшы белә. Алар, җәйге каникуллар җиткән саен, урман-кырлардан, болыннардан дару үләннәре җыеп, аларны мәктәпкә тапшыралар.
Дару үләннәре җыючыларга безддән киңәш:
Гадәттә, дару үләннәрен бары тик яңгырсыз, коры көндә, иртәнге якта җыялар. Җыясы үлән яңгырга яки чыкка чыланган булса, аның кипкәнен көтегез. Юкса, ул тиз күгәрә һәм файдасы калмый. Ә менә составында эфир майлары булган үләннәрне эссе, кояшлы көндә. Җиләкләрне иртән-иртүк яки кичен җыялар. Саклауга куясы дару үләнен кул белән йолкып алмагыз. Аны кайчы яки секатор белән кисәләр.
Тулырак: https://saby-rt.ru/news/kich%D3%99-b%D2%AFgen-irt%D3%99g%D3%99/sabalyilar-iyuld-daru-lnnre-yiyarga-onyitmagyiz-is
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев