Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Тарихы озын, таләпләр шул ук [ФОТОРЕПОРТАЖ]

18 июльдә Россиядә дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәте оешуга 95 ел тула. Тарихы 1927 елдан башланган Федераль янгын күзәтчелеге бик күп үзгәрешләр кичерсә дә, әлеге хезмәтнең төп вазифасы булып объектларда, шәхси секторларда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлешен күзәтү тора.

Соңгы елларда әлеге өлкәгә үзгәрешләр кереп, масса­күләм җыйналу объектларында (балалар бакчалары, мәктәпләр, лагерьлар, хаcтаханәләрдә) янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре үтәлешенә зур игътибар бирелә. Шулай ук объектлар куркыныч төркеме буенча категорияләргә бүленеп –  гадәттән тыш хәлләр куркынычы югары булган һәм  куркыныч түбән булганга кадәр алты категория буенча билгеләнә. Билгеле булганча, янгын куркынычы югарырак булган объектларда янгын күзәтчелеге органнары тарафыннан тикшерүләр ешрак алып барыла. Ел дәверендә балалар бакчалары, белем бирү учреждениеләрендә планлы нигездә тикшерүләр үткәрелә. Шулай ук язгы чорда авыл җирлекләрендә дә чүп-чарлар белән саксыз эш итүне кисәтү максатыннан тикшерүләр, профилактика эшләре оештырыла. Узган атнада Байлар Сабасының  «Бәләкәч» балалар бакчасында дәүләт янгын күзәтчелеге бүлеге оешуга 95 ел тулуга багышланган чара узды. Анда балалар янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәү, ут афәтеннән саклану буенча спектакль-тамаша тәкъдим итеп, үзләренең әлеге өлкәдә мәгълүматлы булуларын күрсәттеләр. Соңыннан алар белән әңгәмәләр үткәрелеп, сорауларга җавап бирделәр. «Бүгенге көндә «Бәләкәч» балалар бакчасында 244 бала тәрбияләнә. Бакчабызда балаларны кече яшьтән янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре белән таныштыру буенча төрле юнәлештә эш алып барыла. Тәрбиячеләребез  ут белән сак эш итү, янгын вакытында үз-үзеңне тоту буенча балалар белән һәрдаим әңгәмәләр үткәрәләр, матур әдәбият укыйлар, кул эшләре, рәсемнәр ясыйлар, әти-әниләр белән аңлату эшләре алып баралар, янгынны кисәтүче әкият, театрлар куялар. Бүген дә “Ут белән шаярма” дип исемләнгән шундый чараларның берсен карап үттек. Бакчабызда уку елы дәверендә бер атна махсус янгын куркынычсызлыгы темасына багышлана. Әлеге юнәлештәге эшләр барысы да балаларны игътибарлы булырга, көнкүреш әйберләре, шырпы белән уйнамаска, янгын­нарның кешегә нинди зур бәла-каза алып килүен дә аңлата. Балаларның иминлеген саклау барыбызның да изге бурычыбыз», – ди «Бәләкәч» балалар бакчасы мөдире Гөлзилә Ахунова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев