Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Татар Икшермәсе авылында яшәүче Разыя Нотфулла кызы Нотфуллинаны 90 яшьлек юбилее белән котладылар

Мөхтәрәм юбилярны социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гайнетдинова, Икшермә авыл җирлеге башлыгы Алмаз Биккинин, “Мөхәммәтшин” хуҗалыгы җитәкчесе Зөфәр Мөхәммәтшин тәбрикләде.

 Разыя  Нотфуллина  Татар Икшермәсе авылында гаиләдә 3 нче бала булып дөньяга килә. Балачагы авыр сугыш елларына туры килгәнлектән, әлеге михнәтле чорның бар авырлыгын үз җилкәсендә кичерә.  1941  елда Татар Икшермәсе мәктәбенә укырга кереп,  8 сыйныф  белем ала. Укуны тәмамлауга фермада эшли башлый. 1963 елда Бәхрәмгәрәй Дәүләтгәрәев белән тормыш коралар, дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Разыя Нотфуллина  лаеклы ялга  чыкканчы  “Икшермә” совхозында эшли, фермада сыер сава. Кызганыч,  тормыш иптәше Бәхрәмгәрәй абый 2008 елда вафат була.

Хәзерге көндә Разыя  Нотфулла кызы  дүрт  баласы, тугыз  оныгы,  сигез  оныкчыгының кайгыртуын, игелек-шәфкатен тоеп Татар Икшермәсе авылында улы  Эдуард белән бәхетле гомер кичерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев