Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшинның Татарстан Республикасы Дәүләт гербы көне уңаеннан котлавы

Дөньяда элек-электән илләр һәм аларның төбәкләре үзенчәлекләрен чагылдыра, гражданнарны тәрбияләүдә әһәмиятле роль уйный торган өч рәсми символ – Дәүләт флагы, Дәүләт гербы һәм Дәүләт гимны – яшәп килә

Хөрмәтле татарстанлылар! Сезне ихлас күңелдән Татарстан Республикасы Дәүләт гербы көне – төрле милләттә һәм диндә булган кешеләрне Татарстанның күпгасырлык тарихын ихтирам итүдә, республиканың бүгенге казанышларын саклауга һәм арттыруга уртак омтылышта берләштерә торган бәйрәм белән котлыйм.

Дөньяда элек-электән илләр һәм аларның төбәкләре үзенчәлекләрен чагылдыра, гражданнарны тәрбияләүдә әһәмиятле роль уйный торган өч рәсми символ – Дәүләт флагы, Дәүләт гербы һәм Дәүләт гимны – яшәп килә. Иҗтимагый-сәяси тормышта бу атрибутларның әһәмияте бәһасыз, чөнки граждан булып формалашу, Ватанның бүгенгесе һәм киләчәге өчен җаваплы булу нәкъ менә аларга хөрмәт белән караудан башлана. Шуңа күрә дә дәүләт символлары закон дәрәҗәсендә ышанычлы яклана, массакүләм ватанпәрвәрлек, спорт, белем бирү чараларында киң кулланыла.

Татарстанның бүгенге символлары вакыт сынавын узды, җәмгыять тормышының аерылгысыз өлешенә, милләт һәм дәүләт бердәйлегенең мөһим факторына әйләнде. Татарстан Республикасы Гербы моннан утыз бер ел элек,              1992 елның 7 февралендә, расланды һәм Флаг, Гимн кебек үк республикабыз халкын берләштерә. Идел буе болгарларының борынгы геральдика символларын нигез итеп алган филолог Н.Ханзафаров, монументалист рәссам Р.Фәхретдинов – бүген Татарстаннан читтә дә билгеле булган гербны иҗат иткән авторлар. Алар бу эшне күпмилләтле Татарстанның төп символын булдыруга үз өлешен керткән фикердәшләре белән бергә башкарган. Кояш түгәрәге җирлегендә урнашкан, янтавында калканы булган канатлы горур барс халкыбызның тормышын саклый һәм уңыш, игелекле гамәлләр, уңдырышлылык һәм алгарышны гәүдәләндерә. Гербның төсләре шулай ук тирән мәгънәгә ия: алтын – нәфислек, матурлык, җир асты байлыклары төсе; яшел – яңарыш, торгызу; ак – ниятләр сафлыгы; кызыл – җитлегү, көч-куәт һәм яшәү ныклыгы төсе.

Ышанам ки, Республика Гербы татарстанлылар өчен алга таба да Ватанга карата горурлык һәм мәхәббәт хисе уята, югары хезмәт, фәнни һәм спорт казанышларына илһамландыра, ата-бабаларыбызның традицион рухи-әхлакый кыйммәтләренә тугры булып калуны чагылдыра торган изге символ булачак. Бүген безнең бөек илебез кичергән авыр чорда бу бигрәк тә мөһим. Шушы истәлекле көндә сезгә тынычлык, игелек, бәхет һәм иминлек телим!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X