Татарстанда «Миңгәр » полосасын төзүнең беренче этабына 143,3 млн сум юнәлдереләчәк
Эшләр 2026 елның 10 ноябренә кадәр башкарылырга тиеш.
Татарстанның Саба районы Тимершык авыл җирлегендә урнашкан «Миңгәр» ясалма очып китү-утырту полосасын төзүнең беренче этабына 143,3 млн сум юнәлдереләчәк. Тендер дәүләт сатып алулары порталында бастырылган. Финанслау чыганагы булып район башкарма комитеты бюджеты һәм бюджеттан тыш кертемнәр торачак.
Исегезгә төшерәбез, бердәм дәүләт реестры мәгълүматлары буенча, әлеге полосаны төзү проекты Дәүләт экспертизасының уңай бәяләмәсен 2026 елның февралендә алган. Полоса туристлык һәм спа-комплекс эшли торган шул ук исемдәге торак пункт янәшәсендә урнашачак.
Аерым алганда, урта бизнес-класслы самолетларны кабул итәргә мөмкинлек бирә торган 1,2 мең метр озынлыктагы асфальт-бетон очып китү — утырту полосасын, бизнес-авиация өчен А зонасын һәм урман саклауның кече авиациясе өчен Б зонасын, визуаль күзәтү манарасы һәм клуб биналары булган команда-диспетчерлык пунктын төзү планлаштырыла.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы Татарстанга авылларны үстерүгә 6 млрд сумнан артык акча бүлеп бирергә планлаштыра.
Чыганак: «Дзен новости»
Фото: «Миңгәр СПА» телеграм каналыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев