Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Татарстанның һәм Россиянең теннис осталары ачыкланды. Кубокны кем алды?

“Саба Арена” спорт комплексында өстәл теннисы буенча ТАССРның Атказанган урманчысы, «Почет Билгесе» һәм «Октябрь Революциясе» орденнары кавалеры Нургали Миңнеханов истәлегенә өч көн барган XXI ачык шәхси-команда Бөтенроссия ярышлары төгәлләнде.

“Саба Арена”  спорт  комплексында  өстәл теннисы буенча  ТАССРның Атказанган урманчысы, «Почет Билгесе» һәм «Октябрь Революциясе» орденнары кавалеры Нургали Миңнеханов истәлегенә өч көн барган XXI  ачык шәхси-команда Бөтенроссия  ярышлары  төгәлләнде. Авыл районнары командалары арасында Саба теннисчылары  чираттагы  җиңүләрен яуладылар һәм Кубокка лаек булдылар. Кукмара командасына -2нче, тукайлыларга 3нче  урын бирелде. Шәхси зачетта үсмерләр  арасында Сабадан Динә Батыршина һәм Актаныштан Данил Солтанов – I. Динә Хәбибуллина һәм Илсаф Латыйпов (икесе дә Сабадан)– II, Камилла Сөләйманова (Баулы) белән Артем Захаров (Кукмара) III  урыннарны  алдылар. Сабадан Әлфис Вәлиуллин   тамашачы  симпатиясе призы белән  бүләкләнде.

 Россиянең  иң көчле теннисчылары арасында  парлы разрядта  Валерия Коцюр (Краснодар) белән Елена Абаимова, Руслан һәм Данил Черкеслар, катнаш разрядта Андрей Байбуллин белән Анна Бикбаева җиңү яулады. Ялгыз разрядта ир-егетләр арасында турнирны Краснодардан Илья Исаков, хатын-кызлар арасында Казан  кызы Арина Слаутина отты. Ярышларның иң яшь катнашучылары да  ачыкланды. Әлеге  исемнәргә  Актаныштан Камил Габдулгалиев һәм Баулыдан Аслан Галләмиев  лаек булды.

  Җиңүчеләрне һәм призерларны Татарстан Республикасы  “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесе директоры  Рифкать Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы депутаты  Марат Галиев, Саба һәм Мамадыш районнары  башлыклары  Рәис Миңнеханов, Анатолий Иванов, урман хужалыгы министры урынбасары Илгизәр Зарипов,  спорт министры  урынбасары  Хәлил Шәйхетдинов, өстәл теннисы  федерациясе вице-президенты Геннадий Аргаков бүләкләде.

Урманчылар барлык  катнашучыларга  ярышлар истәлеге итеп нарат кәлшәләре  өләштеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев