Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Тимершыкта Нәүрүз бәйрәме

Нәүрүз дан булсын! Әнә шулай безнең борынгы бабаларыбыз да Нәүрүз бәйрәмен көтеп алганнар. Тимершык авылы халкы бәйрәмне шундый сүзләр белән каршы алды.

24 март көнне мәдәният йортында Нәүрүз бәйрәме оештырылды. Бәйрәм концерт номерлары белән башланып китте.Әлеге тамашаны күреп, Язсылу кызы да бәйрәмдә катнашырга теләк белдерде.
Бәйрәм хәрәкәтле уеннар белән үрелеп барды. Шигъри юллар аша алып баручылар табигатьне, туган җирен, аның сынмас байлыкларын – урманнарны, елгаларны һәм канатлы дусларын яратырга һәм сакларга өндәделәр. Бәйрәмдә яңгыраган татар җырлары һәм биюләре барысына да ошады. Нәүрүз бәйрәме бер сулышта үтте. Ә саф һавада кыздырылган ботка ничек тәмле иде инде!

Фото: http://rdk-saby.do.am

http://rdk-saby.do.am

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев