Тимершык авыл җирлегендә “Ура, авылга!” проекты кысаларында балалар өчен лагерь үз ишекләрен ачты
Тимершык авыл җирлегендә җәйге каникулга кайткан алтмыш бала җыелды.
29 июньнән 4 июльгә кадәр авылыбызда «Алдынгылар хәрәкәте» белән берлектә “Ура, авылга!” лагере эшли башлады. Әлеге проект оченче ел гамәлгә ашырыла.
“Ура, авылга!” проекты Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе инициативасы белән оештырылды. Шәһәрдән авылга, әби-бабасына җәйге каникулга кайткан балалар 6 көн дәвамында авылга хас булган һөнәрләр, кәсепләр, җырлар-биюләр, кул эшләре белән танышып, татар телендә сөйләшеп, авыл тарихы һәм тормышы белән якыннан танышачаклар. Шулай ук милли уеннар, гореф-гадәтләрне өйрәтәчәклэр.
Беренче көн истәлеге итеп балаларга “Ура, авылга!” дип язылган футболкалар буләк ителде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев