Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Тимершык авыл җирлегендә җыен: халык Ленин урамына ясалма тигезсезлек урнаштыруны сорый

Җирлектә барлыгы 652 хуҗалык исәпләнә. Биш авылда 1544 кеше яши.

Тимершык  авыл  җирле­ген­дә уз­ган җыенда да җирлек башлы­гы Айдар Хаҗиев  2022 ел­гы эшчәнлеккә җентекле анализ ясады. 

Җирлектә барлыгы 652 хуҗалык исәпләнә. Биш авылда 1544 кеше яши.  2022 елда җирлек буенча 10 яңа йорт төзелеп, 1525 кв.м. торак мәйданы кулланышка кергән. Демографик вәзгыять куанычлы түгел: узган ел  15 бала дөньяга килгән, үлем очраклары 27 булган. Ун пар язылышкан,  дүрт гаилә таркалган.  Күп балалы 35 гаилә исәпләнә. Җирлек башлыгы  үз чыгышында  321 кеше яшәгән Кызыл Мишә авылы эченә автобус кермәвен,  үзәктән  Тимершык-Көек юлына кадәр  1350 метр тәшкил итүче  арада караңгы булуын  әйтеп узды.  Шул уңайдан  ут кую  мөһимлеге һәм автобус көткәндә павиль­он кирәклеген дә җиткерде. Миңгәр авылында кибет булмау сәбәпле, теләк белдерүче эшмәкәргә сәүдә йорты ачарга тәкъдим итте.  2023 елда планлаштырылган эшләргә тукталып, җирлек алдында торган мөһим мәсьәләләрдән Кызыл Мишә авылы зиратының коймасын тоту, авылларда чүп контейнерлары өчен махсус урыннар булдыру, Тимершыкта Березовая урамына ЩПС программасы буенча  540 метр юл  җәю, хуҗасыз иске йортларны сүтү һәм башка мәсьәләләргә тукталды.  Кызыл-Мишә авы­лы­ның Ленин урамында (региональ әһәмияткә ия юл) машиналар зур тизлек белән йөрү сәбәпле, ясалма тигезсезлек урнаштырып булмасмы дигән сорау күтәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев