Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләренә Һөнәри бәйрәм котлавы

19 март- Торак-коммуналь хезмәтчәннәре көне

Сезне һөнәри бәй­рә­мегез белән ихластан котлыйбыз!   Коммуналь тармакка караган пред­приятиеләрдән башка  тормышны күз алдына да китереп булмый. Бу өлкәдә хезмәт итү күп тырышлык, сабырлык һәм кешеләр белән эшли белүне сорый. Кешеләрнең кәефе һәм тормыш шартлары Тармак  хезмәткәрләренең про­фессиональлегенә, күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатына, күңел җылысына бәйле. Тулаем алганда, әлеге тармакларда эшләүчеләрнең тырышлыгы ихтирамга һәм рәхмәткә  лаеклы. Сез ирешелгән күрсәткечләрдә генә тукталып калмассыз һәм нәтиҗәле эшләүче хуҗалык системасын камилләштерүне дәвам итәрсез дип ышанабыз. Торак-коммуналь хуҗалыгы һәм көнкүреш тармагы эшчәннәрен, ветераннарын һөнәри  бәйрәмнәре белән тәбрик итәбез, зур  уңышлар, гаилә­лә­ренә иминлек,  сә­ламәтлек, бәхет  телибез.

Саба  муниципаль районы Советы  һәм башкарма  комитеты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев