Түбән Шытсу авыл җирлегендә Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан «Сакчыларыбызга дан» исеме астында тарихи сәгать үткәрелде
Халык хәтере - мәңгелек!
22 июнь көнне Югары Шытсу, Түбән Шытсу мәдәният йорты, Елыш клубы мәдәният хезмәткәрләре Түбән Шытсу төп мәктәбе каршында эшләүче "Ал җилкән" лагеры белән берлектә Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан "Сакчыларыбызга дан" исеме астында тарихи сәгать үткәрделәр. Бу көнне без үзенең тормышын куркыныч астына куеп Ватаныбызны саклаган, изге бурычын үтәгәннәрне искә алабыз. Чара барышында катнашучыларга Бөек Ватан сугышы башлану, җирлегебездән яу кырына киткән авылдашлар, аларның батырлыгы хакында мәгълүмат бирелде. Шулай ук тематик күргәзмә тәкъдим ителде. Тарихи сәгать ахырында мемориал тактага чәчәкләр куелды, Бердәм тынлык минуты акциясенә кушылып, Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар искә алынды.
Шул уңайдан шытсулылар "Хәтер шәме" Бөтенроссия акциясенә дә кушылдылар. Катнашучылар авылның сугыш ветераннарын искә алдылар, яшь геройлар турында тыңладылар. Соңыннан шәмнәр яндырып батырларны искә алдылар. Мондый чаралар совет солдатлары турында истәлекләрне сакларга, Бөек Ватан сугышы турында белемнәрне ныгытырга ярдәм итәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев