Туган як тарихын өйрәнеп: Министр Марат Җәббаров Саба музеенда
Ул туган як тарихын өйрәнү буенча алып барылган эшләрне югары бәяләде һәм мондый проектларның киләчәктә дә дәвам иттереләчәген вәгъдә итте.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Саба туган якны өйрәнү музеенда булды. Музейның гомуми фондында 3007 экспонат тупланган, алар арасында фронттан язылган хатлар, XXVIII гасырга караган сирәк китаплар бар. Министр музейның тарихи вакыйгаларны яктыртуда мөһим роль уйнавын билгеләп үтте һәм аның мәдәни байлыкларны тирәнрәк өйрәнергә ярдәм итүен ассызыклады.
Марат Җәббаров яшь буынны әхлакый тәрбияләү һәм ватанпәрвәрлекне үстерү эшендә музейның зур әһәмияткә ия булуын искәртте. Экскурсия барышында министр музейда цифрлаштырылган раритетлар белән дә танышты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев