Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Тургай»приютында тәрбияләнүчеләрне Казан табиблары тикшерде

Бүген район үзәк хастаханәсе белгечләре, шулай ук Казаннан СОНОЛОГЛАР (УЗИ табиблары) Саба муниципаль районындагы балалар һәм яшүсмерләр өчен «Тургай» социаль приюты» Дәүләт казна учреждениесендә стационарда булган балаларга диспансерлаштыру үткәрделәр.

 «Тургай» социаль приютында авыр тормыш хәлендә калган балалар һәм яшүсмерләр бар. Бу балалар аеруча олыларның ярдәменә,  шул исәптән  тулы һәм сыйфатлы медицина ярдәменә мохтаҗ.

Саба үзәк район хастаханәсе табиблары, шулай ук Казаннан килгән белгечләр һәр кечкенә пациентны  җентекләп тикшерделәр, балалардан анализлар алдылар, шулай ук йөрәккә УЗИ тикшерүе үткәрделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев