“Укучының мәдәни көндәлеге” конкурсы җиңүчеләре
Шәмәрдәннән I сыйныф укучысы Мәрьям Андреева җыйган баллар саны буенча республикада 3нче урынга чыккан
Шушы көннәрдә Казан шәһәренең “Әкият” Татар дәүләт курчак театры бинасында “Укучының мәдәни көндәлеге” республикакүләм мәдәни-мәгариф проекты җиңүчеләрен тәбрикләү тантанасы узды. Анда районыбызның 2020-2021 уку елында мәдәни көндәлекләре иң бай эчтәлекле дип табылып, җиңү яулаган укучылар катнашты.
Быел “Иң яхшы мәдәни көндәлек” номинациясе җиңүчеләре булып Мәрьям Андреева (Шәмәрдән лицее, 1 сыйныф), Зәмирә Габсаттарова, Лиана Тимергалиева (Килдебәк урта мәктәбе, III, II сыйныфлар), Мәликә Әгъләмҗанова (Олы Арташ төп мәктәбе, 4 сыйныф) танылды. “Иң мәдәниятле әти-әни” номинациясе җиңүчесе исеменә Шәмәрдәннән Гөлназ Андреева лаек булды.
Әлеге проектта катнашу теләге белән китапханәгә мәдәни көндәлекләрен 65 бала тәкъдим итте. Район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре һәм мәгариф идарәсе белән берлектә, иң бай, тарихи-мәдәни урыннарда күп булган көндәлекләрне өйрәнеп, баллар нәтиҗәсендә җиңүчеләр билгеләнде. Проект кысаларында укучылар әти-әниләре белән берлектә үзе яшәгән җирдәге, райондагы китапханәләргә, музейларга, кинотеатрларга, башка шәһәрдәге тарихи-истәлекле урыннарга бардылар, хезмәткәрләрдән көндәлектәге махсус битләргә билге-тамга куйдырдылар. Булган урыннарда төшкән фотоларлардан альбомнар ясадылар. Моннан тыш көндәлек укучыларга белемнәрен, иҗади сәләтләрен күрсәтергә дә менә дигән мөмкинлек бирә.
Альбина Шамилова,
Саба район китапханәсенең әйдәп баручы библиографы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев