Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Укучыларының хәрби уку җыеннары узды

Яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирү формасы буларак уку җыеннары узды

  Районыбызда 20- 22 май көннәрендә мәктәпләрнең 10 сыйныф укучылары һәм Саба аграр көллияте студентлары өчен хәрби уку җыеннары үткәрелде. Ел саен бу чара урман зонасында уза. Җыеннарны оештыруда Саба һәм Теләче районнары буенча хәрби комиссариат, Мәгариф идарәсе, Саба муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге, Бөтенроссия ветераннар иҗтимагый оешмасы катнашты. Саба аграр көллияте укытучылары һәм Саба районы урта мәктәпләренең тормыш иминлеге нигезләре фәне укытучылары җитәкчелегендә 90 яшүсмер ориентлашырга, беренче ярдәм күрсәтергә өйрәнделәр, тактик һәм физик әзерлек уздылар. Хәрби җыеннар барышында төрле дистанцияләргә йөгерү, Калашников автоматын җыю һәм сүтү, пневматик винтовкадан ату, тартылу, граната ыргыту буенча шәхси һәм команда зачетында ярышлар оештырылды. Җыеннар югары дәрәҗәдә оешкан төстә үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев