Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Бер орлыктан агач үсәр, ун агачтан урман үсәр

Урманнар – бәяләп бетергесез табигать бүләге. Кешелекнең экологик иминлеге дә шушы тармак белән бәйле. Шушы байлыктан файдаланып, агачларны кисәбез икән, һичшиксез, яңасын утыртырга бурычлыбыз.

Әлеге   мөһим проблема “Экология” милли проекты һәм “Урманнарны саклау” федераль проектында  да  чагылыш тапкан. Төп максат– 2024 елга кадәр киселгән урманнарны яңадан торгызу балансын 100 процентка тәэмин итү. Бер агач кисеп, икене  утыртсаң  тагын да  яхшырак. “Яшел  хәзинә”не янгыннардан,  законсыз  кисүләрдән  саклауның әһәмиятен дә табигать  сөючеләр   яхшы  аңлый. 

Шушы юнәлештә Саба урман  хуҗалыгында ел  саен  зур  күләмле  эшләр башкарыла. “Милли программаның “Татарстан Республикасында урманнарны саклау”  төбәк проекты кысаларында республиканың  8 районында  урнашкан  дәүләт урман  фонды  мәйданнарында быел – 95, елга-ерганаклы  урыннарда 830 гектарда урманнарны торгызу эшләре башкаруны  планлаштырабыз. Агач  утырту  6 участок урманчылыгының барысында да  алып барылачак. Ябык  тамыр  системасы белән үстерелгән  4 миллион данә  кәлшә билгеләнгән  мәйданнарга  чыгаруга әзер. Агач  утырту машиналары да ремонтланып финиш  сызыгына  куелды.  Эш һава  шартлары  уңайлану белән башланачак”,– ди “Укыту-тәҗрибә  Саба  урман хуҗалыгы” дәүләт казна  учреждениесе  директоры  Илһам Рәхмәтуллин. 

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында  укый аласыз.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев