Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Уҗымнарга зыян салмагыз!

Кисәтү

  Районда язгы-кыр эш­ләре тәмамлану алдында. Быелгы һава шартлары без көткәндәгечә уңай килмәсә дә, чәчү барышында игенче – механизаторларыбыз сынатмады. Районыбызда чәчү мәйданнары барлыгы 50,270 гектар җир тәшкил итә, шуларның 13мең гектарында- күпьеллык үләннәр, 31 мең гектарында сабан культуралары чәчелгән. Бүгенге көндә аграрийларны борчыган төп сорауларның берсе –чәчүлек җирләренең квадроцикл, мотоцикл кебек техника белән тапталуы.  Шуңа күрә барлык райондашларыбызга мөрәҗәгать итәсебез килә: чәчелгән басуларга техника белән кереп, уҗымнарга зыян салмасагыз иде. Район дәү­ләт автоинспекциясе һәм  Дәүләт техник күзәтчелек инспекторлары тарафыннан рейдлар оештырыла.Басуларга зыян китергән өчен административ штрафлар да каралган. Мөмкин кадәр игътибарлы булуыгыз сорала. Иген басуларыбыздан югалтуларсыз, мул уңышлар үстереп алырга язсын. Моның өчен иген үстерүчеләр генә түгел, барыбыз да җаваплы.

Ринат Нигъмәтҗанов,

район авыл хуҗалыгы идарәсенең җитештерү- маркетинг бүлеге җитәкчесе.

Фото https://ru.freepik.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев