Саба яңалыклары

"Саба таңнары" газетасы - Саба районы

16+
Район яңалыклары

«Хайван — гаилә әгъзасы»: Саба районы лагерьларында ял итүче балалар ветеринария табибы һөнәре белән таныштылар

Бу чара күп кенә укучыларга киләчәк тормышларын биология һәм медицина белән бәйләү хыялын бүләк итте.

Җәйге  көннәрнең берсендә Саба районы мәктәп яны лагерьларында ял итүче балалар өчен мавыктыргыч һәм файдалы очрашу оештырылды.  Ял итүче балалар  терлек табибы һөнәре белән якыннанрак танышу максатыннан район ветеринария берләшмәсенә экскурсиягә юл тоттылар.

Балаларны эш урында ветеринар табиблар үзләре каршы алды. Алар, остазларча ягымлы елмаеп,  кунакларны клиниканың ишек төбеннән үк җылы кабул иттеләр һәм алар өчен махсус танып-белү сәяхәте әзерләгәннәрен әйттеләр.

Табиблар балаларга үз йорт хайваннарының  сәламәтлеге өчен шәхси җаваплылык турында да җитди сөйләделәр. Вакцинацияне вакытында ясату, дөрес туклану, паразитлардан саклану һәм гигиена кагыйдәләрен үтәүнең никадәр мөһимлеген мисаллар ярдәмендә аңлаттылар. «Хайван ул — уенчык түгел, ул — гаилә әгъзасы. Аның язмышы тулысынча хуҗа кулында», — дип ассызыклады белгечләрнең берсе.

Бу очрашу күп кенә балаларның киләчәккә планнарына йогынты ясамый калмады. Кемдер инде бүгеннән үк биология түгәрәгенә язылачагын, ә кемдер университетка укырга кереп, нәкъ менә шушы клиникада эшләячәген сер итеп кенә әйтте. Кечкенә пациентларның кайберләре исә үзләренең яраткан этләре яки песиләре белән фотога төшеп, истәлеккә алдылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев