Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Хезмәтләре хөрмәтләнде

Районыбыз хезмәтчәннәрен хөрмәтләделәр

Авыл хуҗалыгы җитештерүендә күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм югары күрсәткечләргә ирешкәне өчен “Саба” җәмгыяте сыер савучысы Зә­­бир Вәкил улы Хәбибуллин Саба му­ниципаль районының Мактау грамо­тасы белән бүләкләнде;

“Курсабаш” җәмгыяте бозау караучылары Гөлнара Нәҗип кызы Мифтахова; Җәүдәт Фәүҗәтелислам  улы Нигъмәтҗанов; тракторчы Фидаил Мәлик улы Сәгыйтов; “Шытсу” җәмгыятендә төрле эш башкаручы Мөхәммәтһади Сәмигулла улы Касыймов; тракторчы Гаптеләхәт Тимершәех улы Фәрләхов; терлекче Илсур Мөктәсим улы Хөснуллин; “Симет” җәмгыяте сыер савучысы Дамира Илсур кызы Гәрәева; тракторчылар Илшат Имаметдин улы Махиев; Рөстәм Миңнулла улы Шәйдуллин;

ветеринария өлкәсендәге күпь­еллык нәтиҗәле хезмәте өчен ветеринария табибы, Лесхоз ветеринария участогы мөдире Илфат Шәйхелислам улы Шәмсетдинов; җирле үзидарә органнарының бухгалтерлык хисабы һәм хисап системасындагы намуслы хезмәте өчен район финанс бүлеге ветераны Кадрия Исрафил кызы Садретдинова Саба муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

Җирле үзидарә органнарының бухгалтерлык хисабы һәм хисап системасындагы намуслы хезмәте өчен Шыңар авыл җирлеге башкарма комитеты баш бухгалтеры Флүзә Фәрид кызы Садыйкова; авыл хуҗалыгы җитештерүендә күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен “Нырты” җәмгыяте механизаторы Илсур Габдрахман улы Галәвиев Саба муниципаль районының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.

“Саба” җәмгыятенең Сатыш бү­леге пешекчесе Гөлнур Хәйдәр кы­зы Габдрахманова; төрле эш башкаручы Хәкимҗан Сәлимҗан улы Зәкиев; Кибәче бүлеге сыер савучысы Венера Фәрид кызы Гарипова; бозаулар үстерүче Рауза Галим кызы Мәтҗанова, “Мәртен” агрофирмасы терлекчесе Әюп Мир­­занур улы Хафизов; авыл ху­җалыгы тармагының бухгалтерлык хи­сабы һәм хисап системасында күпьеллык намуслы хезмәте өчен “Са­ба” җәмгыяте бухгалтеры Фидаил Габделхәй улы Дәүләтов; авыл хуҗалыгы җитештерүендә күпь­еллык нәтиҗәле хезмәте өчен; мелиорация тармагында күпьеллык нә­тиҗәле хезмәтләре өчен ПМК “Ме­лиорация” җәмгыяте төзүче-монтажлаучысы Айнур Габделбәр улы Гыйльметдинов; прораб Рифнур Габделхәй улы Дәминов; машина йөртүче Илнар Габдерәфыйк улы Яруллин; агросәнәгать комп­лексында күпьеллык нәтиҗәле хез­мәте өчен  “Лён” җәмгыяте мастеры Рафис Хәмит улы Нуриев район баш­лыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев